Р-239 трассасының 11–14нче чакрымнарында тизлекне сәгатенә 70 чакрымга кадәр киметтеләр. Әлеге участок Казаннан аэропортка илтүче юлның бер өлеше булып тора.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, чикләү юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан кертелгән. 2026 елда әлеге юлда 38 авария булган. Аларда бер кеше һәлак, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.
Юл инспекторлары машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга һәм һава торышын исәпкә алырга чакыра.