Бүген иртән 05,20 сәгатьтә Казанга тагын дроннар һөҗүм иткән. Казан янындагы кысылган газ базасында газ цистернасы яна. Бу – Северо-Западная урамындагы (ТЭЦ урамы янында) Казан куст базасыныкы. «Казанфест» язуынча, 3 цистернага ут капкан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов вакыйга булган урынга барган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Ашыгыч хезмәтләр янгынны сүндергән. Һөҗүм вакытында Казан аэропорты да, Түбән Каманыкы да ябылып торган. Хәзер Казан һава аланы ачык. Омск һәм Кемерово рейслары Пермь һәм Түбән Камага төшеп утырган.
Телеграм-каналларда бу ерак арага оча ала торган «Лютый» дроннары дип язалар. Алар 1000 километр ераклыкка оча һәм 50 килограмм шартлаткыч алып бара ала.