news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Казанга да азрак җибәр әле»: Айдар Галимовтан кар сорыйлар

Җырчы кар көрәгән видеосын куйган.

news_top
«Казанга да азрак җибәр әле»: Айдар Галимовтан кар сорыйлар
Салават Камалетдинов

Айдар Галимов куйган видеода кар явып тора, җырчы үзе кар көри. «Иптәшләр, мин Себердән кайттым. Анда кар күп, әмма бу кадәр түгел. Менә Башкортстанда кар, ичмасам! Кар булсын ул, кар булса, җәйләр уңышлы һәм уңдырышлы булыр. Ә карны җиңәбез», — дип сөйли җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары кар сорап комментарийлар калдырган:

«Безгә дә җибәр әле, туган»;

«Айдар, хәерле көн, туган. Казанга да бераз җибәр әле. Монда эреп бетә инде»;

«Айдар абый, сезгә уңыш елмайган, рәхәтләнеп кар көрисез»;

«Үзбәкстанга да җибәрегез әле»;

«Апаска да җибәрегез әле».

Ә кар күп яуган яклардан Айдар Галимовны ярдәмгә чакырганнар.

Җырчының җитез генә кар көрәвенә сокланганнар.

«Айдар абый, сәхнәдәге кебек бии-бии чистартасыз», - дип шаярткан берәү.

Кайбер инстачылар: «Улыгыз, ярдәмчеләрегез кайда?» - дип кызыксынган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар