Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанга Чишмәдән килгән абыйлы-энеле туганнарны машина таптаган, берсе үлгән

news_top_970_100
Казанга Чишмәдән килгән абыйлы-энеле туганнарны машина таптаган, берсе үлгән
Фото: "Татар-информ"

Казанда арендага алынган машина светофорның кызыл төсенә урам чатына килеп керә. Биредә ул җәяүлеләр кичүе аша юлны чыгып баручы ике егетне бәрдерә. Егетләр Казанга Башкортстанның Чишмә авылыннан укырга килгән. Бу турыда newsbash.ru хәбәр итте.

18 яшьлек Сәет имгәнә һәм урында ук үлә. Аның 21 яшьлек абыйсы Давид җитди имгәнә, аны хастаханәгә илткәннәр һәм ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Хәзер аның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, алар киләчәккә бернинди фараз да әйтми.

Егетләрне бәрдергән машина рулендә 18 яшьлек егет була. Аңа машина йөртү таныклыгын 1 ай элек кенә биргәннәр. Фаҗига булган көнне, дуслары белән йөрер өчен, каршеринг машинасы ала. Тизлекне арттырып, светофорның кызыл төсенә уза һәм җәяүлеләрне бәрдерә, аннары каршыга килә торган машинага бәрелә.

Авария шаһитлары яшь йөртүчене ваемсызлыкта һәм җавапсызлыкта гаепли. Аңа таныклык бирүчеләрне җавапка тартырга кирәк, диләр. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Сәет һәм Давидның авылдашлары бик борчыла. Аларны аналары ялгызы үстергән. Егетләр бик яхшы иде, диләр.

Әлеге авария турында «Татар-информ» агентлыгы 14 декабрьдә хәбәр иткән иде. Фаҗига кичке 8ләр тирәсендә Сибгат Хәким һәм Фатих Әмирхан урамнары чатында була.

Шәһәр буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, каршеринг белән идарә итүче 18 яшьлек егет светофорның кызыл төсенә чыга, ике җәяүлене бәрдерә. Ул машина йөртү таныклыгын 1 ай элек алган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100