Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанга аномаль эсселек килде, алга таба нәрсә булачак?

Аномаль эсселек сәбәпле Татарстан Гидрометеоүзәге шторм кисәтүе игълан итте һәм, яңа температура рекордлары теркәлергә мөмкин, дип кисәтте, ә Казан коммуналь хезмәтләре җылыту сезонын вакытыннан алда – 20 апрельдә тәмамлый. Һава торышындагы аномалияләр, май бәйрәмнәренә һәм җәйгә фаразлар.

news_top_970_100
Казанга аномаль эсселек килде, алга таба нәрсә булачак?
Татарстанга аномаль эссе һава торышы килде, апрель уртасында шторм кисәтүе игълан ителде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

27 градуслы эсселек һәм яңа рекордлар

Татарстанга аномаль эссе һава торышы килде, апрель уртасында шторм кисәтүе игълан ителде. 19 апрельдә көндезге сәгатьләрдә Казанда термометр баганалары +24 градуска кадәр күтәрелде. Татарстан башкаласында язгы күзәтүләр чорында иң югары температура 1973 елда теркәлгән булган: +23,6 градус.

Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, алдагы ял көннәре аеруча эссе булачак. Шимбә көнне, 20 апрельдә, һава температурасы көндез +17дән +22 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Якшәмбе, 21 апрель, көндез +19дан +24 градуска кадәр көтелә. Кайбер урыннарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Киләсе атна башында да безнең төбәктә аномаль эссе һава торышы сакланачак, көндез янә +22..+27 градуска кадәр җылыначак.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, бу вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура 6,5 градус тәшкил итә, ә чынлыкта ул 3 тапкырга диярлек югарырак һәм җәйге һава торышына туры килә.

Тимур Әүхәдиев: «Бу вакытта Казанда уртача тәүлеклек температура 6,5 градус тәшкил итә, ә чынлыкта ул 3 тапкырга диярлек югарырак һәм җәйге һава торышына туры килә».

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Июльдә температура нормасы +22 градуска якын, ә июньдә +18 градус», – диде ул.

Җылыту сезоны 198 көнгә кадәр кыскарган

Аномаль эсселек аркасында, Казанда җылыту сезоны вакытыннан алда, 20 апрельдә тәмамлана. Бу узган елгыдан 4 көнгә иртәрәк. Татарстан башкаласында 2022/2023 елгы җылыту сезоны да аннан алдагы елга караганда 2 атнага иртәрәк тәмамланып, 211 көн тәшкил иткән иде.

Аномаль эсселек аркасында, Казанда җылыту сезоны вакытыннан алда, 20 апрельдә тәмамлана.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2023/2024 елгы җылыту сезонын тәмамлау турында карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган. Көнлек уртача һава температурасы биш көннән күбрәк +8 градустан артып китсә, җылылык бирү тәмамлана. Быелгы җылыту сезоны 198 көн дәвам итте.

Татарстанлыларны эссе ял көннәре көтә

«Татар-информ»га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, хәзер бездә язгы түгел, ә җәйге эсселек.

«Җәй уртача тәүлеклек температура +15 градустан арткач башлана. Апрель аенда мондый эсселек 51 ел булмады», – ди КФУ спикеры.

Юрий Переведенцев: «Циклон бездән төньякка китә, шуңа күрә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы салкыннар безгә килмәячәк».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ул Татарстан Атлантик циклонның җылы секторында булуын аңлатты. Алдагы 5 көндә Казанда һава температурасы климат нормасыннан 8 градуска, ә алдагы атнада 4-5 градуска югарырак булачак. Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, эсселек киләсе атна уртасында бераз артка чигенәчәк, көндез Казанда +14-15 градус фаразлана.

«Без циклонның җылы секторында. Бу циклонның икенче өлешендә Санкт-Петербург урнашкан, анда кар һәм 2 градус кына җылылык. Циклон бездән төньякка китә, шуңа күрә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы салкыннар безгә килмәячәк», – диде КФУ профессоры.

Аның сүзләренчә, без төньяк-көнчыгыштан хәрәкәт итүче антициклон тәэсирендә калачакбыз. Шуңа күрә киләсе атнада һава температурасы төшәчәк.

«Майда аеруча эссе яки салкын булыр дип фаразланмый»

Кешеләр, яңа дача сезонын ачу өчен, түземсезлек белән май бәйрәмнәрен көтә. Киләсе ял көннәрендә Татарстанда нинди һава торышы көтелә? Бу сорауга Юрий Переведенцев болай дип җавап бирде:

«Гидрометеоүзәкнең озак вакытлы фаразы буенча, май аенда уртача айлык температура климат нормасы чикләрендә көтелә».

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Гидрометеоүзәкнең озак вакытлы фаразы буенча, май аенда уртача айлык температура климат нормасы чикләрендә көтелә, шулай ук явым-төшем күләме дә. Аеруча эссе яки салкын көннәр фаразланмый».

Шул ук вакытта КФУ профессоры май башы өчен төгәл һава торышын алдан әйтү авыр булуын әйтте.

«Үзегез уйлап карагыз: күптән түгел Петербургта 20 градус тирәсе иде, ә хәзер 0 градус, кар ява. Безнең территориягә дә шундый салкын һава килмәячәк дип әйтә алмыйбыз», - дип кисәтте ул.

Әмма климат күрсәткечләре буенча апрель ахырында безнең төбәктә уртача тәүлеклек температура +10 градус билгесен үтәргә тиеш.

Бишенче ел рәттән июль аномаль җылы булачак

Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, узган ел Татарстанга яз бик иртә килде. 1 ел элек апрель бик эссе иде, уртача айлык температура 10,4 градус тәшкил итте.

«Апрель аенда шундый җылы һава торышы инде бишенче ел рәттән күзәтелә, һәм татарстанлыларга моңа ияләшергә вакыт», – диде ул.

Россиянең Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 2024 елның җәендә, июль аенда, температура климат нормасыннан югарырак булыр, дип көтелә. Җәйнең уртанчы ае эссе генә түгел, коры да булыр, дип фаразлана.

2024 елның җәендә, июль аенда, температура климат нормасыннан югарырак булыр, дип көтелә.

Фото: © «Татар-информ»

«Әгәр фаразлар чынга ашса, июль ае бишенче ел рәттән аномаль җылы булачак», – дип аңлатты Әүхәдиев.

Ни өчен соң безнең якларда елдан-ел җылырак була бара? КФУ метеорологлары аңлатуынча, барысына да климатның глобаль җылынуы сәбәпче.

«Климатның глобаль җылынуы әле дә актив фазада, Җир шарында температура күтәрелә. Глобаль җылыну безнең төбәккә дә тәэсир итә. Бу – факт, һәм бигрәк тә кышкы һәм язгы чорда», – диде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, республикада яз иртәрәк башлана һәм иртәрәк тәмамлана. Җәй май ахырында түгел, ә 10 көнгә иртәрәк килә. Әйтик, 2023 елда безнең төбәккә климатик җәй инде май уртасында килде.

«Җәй иртәрәк башлана һәм соңрак китә, аның озынлыгы 10 ел эчендә 4-5 көнгә арта, әмма ел белән ел аерыла», – диде ул.

Ахырда КФУ белгече климатның холкы үзгәрүен әйтеп узды. Шуңа күрә Россия территориясендә ел саен куркыныч метеокүренешләр саны 67 процентка арта. Шул ук вакытта барлык куркыныч күренешләрнең 40 проценты җәй айларына туры килә. Бу – яңгырлар, яшен, давыллар, боз, өермә һәм башка күренешләр.

«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде. Авторы: Наталья Рыбакова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100