Казандагы юл чатында кызыл автобус "Мерседес" машинасын изгән
Көпә-көндез булган һәлакәт мизгелен узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган.

5 октябрьдә Казанда маршрут автобусы "Мерседес" машинасына бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Завойский һәм Фучик урамнары чатында көндез булган һәлакәт мизгелен узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, автобус светофорның кызыл утына хәрәкәт итә. Чатны зур тизлектә узып чыгарга җыенган кызыл автобус "Мерседес" машинасына бәрелә.
Автобус бәрелгән иномарка җитди җимерелгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, "Мерседес" йөртүчесе имгәнмәгән. Хәзерге вакытта юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
- Узган атнада Казанда үзәгендә Сәлимҗанов һәм Татарстан урамнары чатында пассажирлар утырган автобус "Ауди" машинасына бәрелеп, иде.