Казандагы яңа метро станцияләре ничек атала?
Казан метросының икенче линиясендәге беренче участок станцияләренең исемнәре билгеле булды.
Татарстан башкаласы башкарма комитетының шул хактагы карары мэрия сайтында чыккан документлар җыентыгына кертелгән.
Фучик урамындагы станциягә - «Юлиус Фучик урамы», Ломжа һәм Фучик урамнары чатындагысына - «ТАССРның 100 еллыгы», А.Камалиев проспектындагы станциягә «Академик Сахаров урамы» дигән исем биреләчәк, «10нчы микрорайон» тукталышы янындагы станция шул ук исем белән аталачак.