news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тулай торакта хәлләр: Марокко студенты Тунис студентына пычак белән һөҗүм иткән

news_top

Казанның Журналистлар урамындагы тулай торакларының берсендә студент үзенең танышына пычак белән һөҗүм иткән һәм вакыйга урыныннан качкан.

«Татар-информ»га билгеле булганча, Тунистан 17 яшьлек студент һәм Мароккодан 21 яшьлек студент арасында бәхәс чыккан. Конфликт барышында Марокко студенты бәхәсләшүченең күкрәгенә, кулларына һәм башына пычак белән кадаган.

Яраланган егетне Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, һөҗүм иткән егетне төнлә Түбән Новгород өлкәсендә тоткарлаганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 апрель 2025
    Исемсез
    Бу мәркәзебез йөзенә бер кара тап инде. Низагны булдырмый калу өчен үз студентларыбыз ни караган? Тәрбия җитми.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар