Казандагы троллейбус пассажирлары «Каз канаты»н җырлап барган
Социаль челтәрләрдә шул турыда видео таралды.
Бүген Казандагы өченче санлы маршрутта йөри торган троллейбуста татарча җырлап барганнар. «ВКазани» поймут төркемендә шул турыда видео чыкты.
Салонда баручы пассажирлар — егетләр һәм кызлар «Каз канаты» җырын җырлый. Курай тавышы да ишетелә.
Алар Әлмәттән килүләрен, урам театры булуларын әйтә. Әлмәткә фестивальгә чакыралар.