news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан гимназиясендә укучы 11 класс укучысы үзенә кул салган

Абдулла Алиш исемендәге 20 гимназия җитәкчесе укучының үлеменең сәбәбен атады.

news_top
Казан гимназиясендә укучы 11 класс укучысы үзенә кул салган

Казанның Совет районындагы Абдулла Алиш исемендәге № 20 татар гимназиясенең 11 класс укучысы өендә үзенә кул салган. Малайның мәетен әтисе таба. Ул бернинди хат та калдырмаган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Малайның үлеменә аның компьютер уеннары һәм социаль челтәрләр белән мавыгуы сәбәп булырга мөмкин, дип сөйләгән «Татарстан24» каналына мәктәп директоры Рәхимә Арсланова. Аның социаль челтәрләрдәге аккаунтында уеннардан күп кенә фотолар табылган.

Директор әйтүенчә, укучы яхшы гаиләдән. Конфликтларга кермәгән, «без үзебез шок хәлендә» ди, җитәкче. Директор компьютер уеннарын гаепли. Директор әйтүенчә, хәзерге уку процессы компьютерда күп шөгыльләнүне таләп итә. Әмма бу очракта сүз «артык күп шөгыльләнү» турында бара. Укучыларга компьютер уеннарында уйнауны чикләргә, ә ата-аналарга балаларының Интернетта нәрсә карауларын тикшерергә кирәк, алар белән сөйләшергә кирәк, ди директор.

Полицейскийлар малайның ни сәбәпле үзенә кул салганын тикшерә. Ул тыныч һәм тыйнак, үз эченә бикләнгән булган, яхшы билгеләренә укыган.

Малай хокук буенча БДИ бирергә тиеш булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар