Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы Сабантуйга беренче сәяхәт: булачак татар журналисты башкаладагы бәйрәмне ничек күргән

КФУның журналистика факультеты студенты Назлыгөл Мәсәлимова редакциябезнең җитди биремен үтәде - Казандагы Сабантуйны үз күзләре белән күреп, репортаж язды. Яшь коллегабызның хезмәтен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Казандагы Сабантуйга беренче сәяхәт: булачак татар журналисты башкаладагы бәйрәмне ничек күргән
23 июнь. Иртәнге сәгать биш. Кабалана-кабалана сумка тутырам. Наушник, көзге, кершән, акча, паспорт. Бүтән әйбер калмады бугай инде. Җыенып беттем дә, көзгегә инде егерменче кат күз төшергәч, лап итеп урындыкка утырдым. Чыгып китәргә тагы ике сәгать бар иде әле. 

Кая җыена дигәндә, мин беренче тапкыр Казан Сабантуена барырга булдым. Күңел ачар өчен генә түгел, ә журналист та булып. Утыра торгач, йөрәк түзмәде, бер сәгать кала чыгып та киттем. Иртә килсәм киләм, соңга калсам баш бетә бит. Әле Сабантуйда, Президент артыннан йөреп, урыннан ук "Татар-информ"га хәбәр  язасын да белгәч, күңелем әллә кайларга ашкынды, уч төбе тирләп чыкты. Төне буе әзерләндем: интернеттан "быстрые лекции" дигән язмаларны табып, бер апа сөйләгәннәрне тиз-тиз язып бардым. Килеп чыга кебек үзе!

Автобус тукталышы. Миңа кирәкле 89 автобус юк та юк. 30нчысы биш тапкыр узып китте бугай. Я Аллам. Килде бит, килде. Киттек. Бәхетемне кәҗә генә түгел, сыер сөзгән ахрысы, автобус бөкегә эләкте, ташбака гына түгел, әкәм-төкәм сыман, миллиметрлап кына, асфальттан өстерәлә килде. Җанымны курку биләде. Сигезгә килергә кушкан иделәр бит, әллә соңга калдым инде. Куркуны бетерергә тырыштым. Автобус металл җыелмасы гына димә. Эт куркуны сизгән кебек, автобус та сизә диләр, син катырак курыккан саен ул әкренрәк бара ди. Бу татар халык уйдырмасы түгел, ә студентларның "халява, приди" ише уйланмасы.

Ниһаять, редакциябез урнашкан Татмедиа бинасы күренде. Өлгердем бит, ә! Әле Сабантуйга барырга 40 минут бар иде. Футбол чемпионаты алдыннан Татмедиа янындагы скверны матурлаганнар иде, шунда атынгычлар күреп алдым. Бала җаным уянды. Минут та үтмәде, мин бар сумкаларымны ташлап, матур күлмәк кигәнемне дә онытып, прическаны әйткән дә юк, атынгычта атына идем инде. Беренче тапкыр атынгыч күргән кеше сыман, ике аяк белән дә этендем, берсе белән генә дә этенеп карадым... Рәхәәәт. 

Күп тә үтмәде, видеооператор Саша, журналист Арсений, фотохәбәрче Салават һәм машина йөртүче Женя белән төялешеп китеп тә бардык. Сабантуй Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта буласы икән. Килеп җитәрәк бихисап кеше, кешедән күп машина күрдем. Сабантуйга керү капкасы янында милли киемле, берсеннән-берсе чибәр кызлар күренде. 



Сабантуй! Сабантуй! Мин килдем. Сине карарга ике сәгатем бар. Күзләрем янды! Һәр кеше миңа язмамның герое булып тоелды. Киттем материал җыярга. 

Сабантуйга Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Биектау, Теләче, Нурлат, Алексеевск, Питрәч, Балык Бистәсе һәм башка районнар килгән иде.






Мин Кукмара аланына керергә булдым. Анда милли киемнәрдән ике мөлаем апаны күрдем дә, ике дә уйламый, алар янына киттем.

Кукмарадан Тәнзилә апа Сабантуйда беренче тапкыр чыгыш ясый икән. "Асылъяр" төркемендә артист булып йөри, артист булганына беренче генә ел әле. Алай да, Татарстанның төрле районнарына гастрольләргә барып кайтырга өлгергән. "Әзерләнергә атна саен җыелабыз. Репетицияләр гел ясап торабыз. Төркемдә иң яше мин. Иң олыбызга 62 яшь", - диде ул.

Кукмара аланында данлыклы Кукмара итекләре сатыла иде. Милли бизәкләр төшергән итекләр Сабантуйда яхшы сатыла икән. Итекләрне сатып торган Ләйсән Юскаева: "Сабантуйга яңача бизәкләр төшереп ясаган итекләребез дә бар.Туристларга да итекләр бик ошый. Алаучылардан күбрәк казанлылар ала. Туристлар исә карап, сокланып, матур дип китәләр", - ди.

Кукмара аланыннан соң Арча аланына кердем. Монда исә искитмәле, кулдан эшләнгән яулыклар саталар иде. Альбина Зыятдинова кул эшләре белән сигезенче сыйныфтан бирле шөгыльләнә икән. Башта дәү әнисе, аннары әнисе, хәзер Альбина апа кызы белән дә матур яулыклар, төрле заколкалар, сәйләннән эшләнмәләр ясый икән. Альбина апа үзе мәктәптә хезмәт укытучысы, балаларны да кул эшләренә өйрәтә. "Зур Сабантуйлар, бәйрәмнәргә еш йөрибез. Күргәзмәләр оештырабыз", - дип сөйләде ул.

Нишләптер бүген милли киемнәрдәге кешеләргә күңелем тартты. Түзмәде йөрәк, сәйләннәр белән эшләнгән кызыл күлмәк кигән кызга юнәлдем. Анастасия Гулиянова Никольское авылыннан, "Каравон" төркеме катнашучысы икән. "Ел саен Сабантуйга киләбез. Елдан ел кешеләр арта. Шулай да бәйрәмдә танышларны күреп торабыз, бәйрәм итәбез", - диде ул.



Питрәч аланына кереп барганда кулыма бер кыз флаер тоттырды. Волонтер икән. Мария Андреева волонтер булып 2015 елдан бирле йөри икән. "Волонтер булып, Сабантуйны күрми дә каласың, күңелең төшмиме? " - дип сорадым. "Төшә инде. Хәзер күңел ачып, бәйрәм карап йөри алмыйм. Ләкин безне 12дә җибәрергә тиешләр. Мин үз тормышымны Сабантуйдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Милли бәйрәм, монда тәмле ризыклар, кызыклы кешеләр, "крутой" программалар. Болар барсы да күңелгә якын", - диде Мария.



Сабантуйга чит ил кешеләре дә килгән иде. Колумбия, АКШ, Польша һәм башка чит ил вәкилләре күренде. Казанда футбол чемпионатына килгәннәр дә, берочтан Сабантуйны да күреп китәләр. Аларны җырлап, биеп, чәкчәк белән каршы алдылар.



Чит ил дусларыбыз биюгә аптырап калмадылар, үзләре дә кушылып биеделәр, татлы ризыктан авыз иттеләр.



АКШтан килгән Saba белән үзем дә сөйләшеп алырга өлгердем. "Минем исем Saba. Мин АКШтан килдем. Сабантуй бик кызыклы бәйрәм ул. Матур костюмнар, җырларыгыз матур. Җылы җәй икән сездә, матур бәйрәм. Уеннардан сәере чүлмәк вату булды. Ничек вата алалар аны. Кызык", - диде ул.



Менә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килер вакыт та җитте. Президент Арча, Буа, Биектау, Теләче, Нурлат, Питрәч аланнары күргәзмәләрен карады. Лаеш аланында уха ашап чәй эчте. Нурлатта Фирдүс Тямаев җырын тыңлады.





Ә иң кызыгы һәм аптырашта калдырганы машина күчәрен күтәрү буенча ярыш булды. Ярышны да карап узды Президент. Әлеге ярышта көчле ир-атлар гына түгел, бер кыз да көчен күрсәтте. Яшел Үзәннән Айгөл Ситдикова күпме әзерләнгәндер, көчле ир-ат күтәргән машина күчәрен эх тә итми күтәрә алды. Аңа таң калган Рөстәм Миңнеханов: "Ирегезне кулда гына күтәреп йөртә аласыз икән", - дип шаяртты.









Сабантуйны рәсми рәвештә Татарстан Президенты ачты: "Хәерле көн, кадерле казанлылар, Сабан туе кунаклары! Һәммәгезгә дә бүгенге көнне матур үткәрергә телим. Сабан туйларыгыз матур, игелекле булсын. Кунакларыбыз Сабан туйдан канәгать булсын. Быел Сабан туйлары Россиянең 58 өлкәсендә, 30 илдә үтәчәк. Һәм шушы бәйрәмгә без көтеп алган дусларыбызны, туганнарыбызны чакырдык. Гаилә, дуслар белән, бергә үткәрергә язсын!" - диде Рөстәм Миңнеханов.



Бәйрәм карап, җыр-биюләргә сокланып, өйгә юл тоттым. Казанда беренче Сабантуем. Күңелле үтте бит, ә! Эш белән йөреп, бәйрәм карарга өлгермисең дигәннәргә каршы төшәм. Мин Сабантуйда кешеләр белән аралашып, күңелле итеп үткәрдем дип әйтә алам. Журналистның бәйрәме башкачарак була шул ул - язма чыккач инде, әлбәттә.

Казандагы Сабантуйның төп 10 кешесе

1. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов. Сабантуй ачылышында Президент булмаса, бәйрәм тулы булмас иде. Күп кеше бәйрәмгә Президенты күрергә килә. Кемдер селфи ясап булмасмы икән дип хыяллана.

2. ФИФАның генераль координаторы Энтони Баффу. Әлбәттә, ФИФА генераль координаторы Казан Сабантуена килүе шау-шу тудыра. Футбол фанатларына әлеге шәхесне күрү бәхете татыды бит!

3. ФИФА комиссары Стефано Пуччи. Казан Сабантуена Стефано килү горурлык. Кызыклы шәхесләр безнең милли мәдәниятебез белән таныша.

4. Айгөл Ситдыйкова. Яшел Үзәннән. Кем әле ир-атлар белән беррәттән машина күчәрен күтәрә алсын ди.

5. Альбина Зыятдинова. Арча. Кул эшләре белән сигезенче сыйныфтан бирле шөгыльләнә. 

6. Saba. АКШ. Мин беренче сөйләшкән чит ил туристы. Ачык, мөлаем, күңелле. Минем инглиз телен аңлаганы өчен аерым бер зур рәхмәт. Сине күргәнче телны яхшы белмим дип уйлаган идем. 

7. Мария Андреева. Волонтер. Үзем дә кайчандыр волонтер булып эшләдем. Авыр икәнен беләм.

8. Казан мэры Илсур Метшин. Мэрсыз Сабантуйны күз алдына да китереп булмый. 

9. Чит ил журналистлары. Казанда футбол чемпионатын гына түгел, Сабантуйны да күреп китәләр. Илләренә кайткач, милли бәйрәмебез турында мәкаләләр язсыннар иде. 

10. Мин. Назлыгөл Мәсәлимова. Казан Сабантуена беренче мәртәбә барган Арча кызы. Булачак татар журналисты. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100