news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы сәүдә үзәге янында бер егет сөйгән кызына пычак кадаган

Кыз бу егет белән араларын өзәргә теләгән булган.

news_top
Казандагы сәүдә үзәге янында бер егет сөйгән кызына пычак кадаган
https://pixabay.com

Казанның Ямашев урамында «XL» сәүдә үзәге янында бер егет сөйгән кызына пычак кадаган. Аннары ул полиция хезмәткәрләрен көтеп торган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, яраланган кыз фаҗига булган көнне егете белән аерылышырга җыена. Егеткә бу ошамый, ул каршы була. 

Егет сүзләренчә, ул очрашуга килгәндә ук аш-су пычагын үзе белән ала. Кызга пычак кадап яралагач, егет качып китми, ул полиция хезмәткәрләрен көтеп тора. Аны тоткарлыйлар. Яраланган кызны хастаханәгә алып китәләр, диелә хәбәрдә.

«Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 38 яшьлек хатын һәм 36 яшьлек ир-ат кичке уннар тирәсендә кибет янында очрашкан. Алар талаша башлаган һәм җинаять булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар