Казандагы полиция бүлеге җитәкчесе 35 яшендә вафат булды
Антон Беляев наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча җинаятьләрне ачыклый торган бүлекне җитәкләгән.
Казандагы полиция бүлеге җитәкчесе, майор Антон Беляев вафат. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
Беляев Эчке Эшләр министрлыгының Казан идарәсендә Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча район бүлеген җитәкләгән.
Агентлык мәгълүматы буенча, мәрхүмгә 35 яшь булган. Ул 13 ел полициядә хезмәт итә. Хокук саклау органнарына 2007 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсанты буларак килә, диелә бу хәбәрдә.