Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы кызыл автобуста кәләпүшле абзый таныш булмаган хатынга багышлап җырлый

Киң күңелле бу ир-ат әлеге хатынга билет алып биргән.

news_top_970_100
Казандагы кызыл автобуста кәләпүшле абзый таныш булмаган хатынга багышлап җырлый

Казандагы 72нче автобуста кызыклы вакыйга булган. Бу турыда социаль челтәрләрдә ВКазанипоймут төркемендә яздылар.

«72нче автобуста бер ир-ат таныш булмаган хатынга багышлап җырлады. Аннары яшереп кенә хатын өчен билет алды һәм автобустан төшеп калды. Чын егетләр бар ул», — дип язалар бу видео янына.

Видео кадрларында автобус салоны күренә. Алгы утыргычта яшел кәләпүш кигән бер абзый, аның янында матур гына бер ханым утырып тора. Абзый кеше: «Әй, Гөлнарым, Гөлнарым», — дип җырлый. «Җил-давылга бирешмик», - дигән сүзләр дә ишетелә.

Видео янында комментарийлар да шактый җыелган. «Шәп бабай, маладис», - дип язалар. «Геройлар плащ кими, геройлар түбәтәй кия», - диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100