news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы күп катлы йортта газ шартлаган, бер кеше һәлак - видео

news_top
Казандагы күп катлы йортта газ шартлаган, бер кеше һәлак - видео

Бүген Казанның Габишев урамы, №7 йорттагы күп катлы йортта газ шартлаган. Тугызынчы каттагы фатирның тәрәзәләре ватылган, янгын башланган.

«Татарстан -24» каналы хәбәр итүенчә, шартлау дулкыны белән бер кеше тәрәзәдән чыгып очып һәлак булган.

Фатирда 3 кешелек гаилә яшәгән. Бала әнисе белән авылда булган, ди күршеләре. Гаилә башлыгы һәлак булган.

Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр килгән, ишегалдындагы автомобильләрне алуны сораганнар.

Прокуратура тикшерү башлаган. Газ җиһазларын куллануда ялгышлык булмаганмы икәнен тикшерәләр. Фаҗига булган урынга Казан прокуроры Олег Дроздов та килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар