Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы концерттан соң Элвин Грейны судка биргәннәр

Тамаша вакытында Covid-19 буенча кагыйдәләр үтәлмәве ачыкланган.

news_top_970_100
Казандагы концерттан соң Элвин Грейны судка биргәннәр
Рамил Гали

Казанда «Пирамида» залында санитар-эпидемиологик кагыйдәләр үтәлмәү сәбәпле, Элвин Грейны административ җаваплылыкка тарталар. Бу турыда Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

«Интернет челтәрендәге материаллардан ачыкланганча, 9 декабрьдә „Пирамида“ күңел ачу үзәгендә 19.00 сәгатьтән башлап Элвин Грей (Радик Юлъякшин) чыгыш ясаганда коронавирус инфекциясе очраклары таралмас өчен билгеләнгән чаралар үтәлмәгән», — дигәннәр ведомствода.

Популяр җырчы концертында тамашачылар битлек кимәгән, социаль дистанция сакламаган. Санитар таләпләргә карамастан, оештыручылар тамашачыларның бары тик утыра торган урыннарда гына булуын тәэмин итмәгән.

Ведомство хәбәр иткәнчә, «Пирамида» залында тамашачылар метр ярымлык социаль дистанция сакласын өчен төхник мөмкинлекләр юк. Биредә креслолар бер-берсеннән сигнал тамгалары белән аерылмаган, сәхнә белән тамашачылар утыра торган рәтләр арасыннан узуны һәм анда кешеләр күпләп җыелуны чикли торган саклагыч конструкцияләр дә юк.

«Роспотребнадзор белгечләре концертны оештыручыга — «Музыкальный лейбл «Элвин Грей» ҖЧҖ һәм концерт залына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеде», — дип аңлата ведомствоның матбугат хезмәте.

Концертны оештыручыга карата эш материаллары 14 декабрьдә судка тапшырылган. «Пирамида» үзәгенә карата эш закон буенча билгеләнгән вакыт эчендә каралачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100