news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы күпердә фура капланып, биш машинаны җимергән мизгел видеога эләккән

11 октябрьдә Киров дамбасы күперендә юл һәлакәте булган.

news_top
Казандагы күпердә фура капланып, биш машинаны җимергән мизгел видеога эләккән

Көндезге ун тирәсендә Казанда Киров дамбасы белән Несмелов урамнары чатында зур йөк машинасы капланган. Бу турыда "Татар-информ"га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иткәннәр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, йөк машинасы Елга техникумы ягыннан шәһәр үзәгенә таба бара. Борылышта машина йөртүче идарәне югалта. Берничә тонналы машина ян кырыена каплана. Авария вакытында йөк машинасы юлдагы биш машинага да зыян китерә. Бу вакытта Киров дамбасында зур бөке хасил булган.

Авариядә зыян күрүче кешеләр юк.


Фура ауган мизгелне узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар