news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы көллият укытучысы фаҗигале һәлак булган

Классны тикшерергә кергән укытучы идән булмавын абайламый калган һәм егылган.

news_top
Казандагы көллият укытучысы фаҗигале һәлак булган

Казандагы Технология һәм дизайн көллиятендә укытучы булып эшләүче хатын-кыз фаҗигале төстә һәлак булган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 8 октябрьдә көндез булган. Лабораторияләр корпусында ремонт эшләре барган. Укытучы шундагы бер классны тикшерергә кергән. Ул идән юк икәнен абайламый калган һәм егылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Хәзер әлеге вакыйганың сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар