Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы күлдә юка боз өстендә йөрүче балаларның әти-әнисенә штраф салалар

Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстенә чыгу тыела.

news_top_970_100
Казандагы күлдә юка боз өстендә йөрүче балаларның әти-әнисенә штраф салалар

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Комсомол күле юка боз белән капланган. Шул боз өстендә йөргән балалар сурәтләнгән мизгелне шаһитлар видеога төшергән. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Малайлар ярдан берничә метр ераклыкта боз өстендә туктала. Алар күңелле генә аралашалар. Социаль челтәр кулланучылар укучыларның тәртибен ошатмый, аларның ата-аналарына гаҗәпләнә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе ата-аналарны балаларының юка боз өстенә керүен кисәтергә чакыра.

Бүген Татарстанның Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе Казансу елгасындагы боз калынлыгын үлчәде һәм бик куркыныч чор булуын искәртте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Хәзер боз ясалу чоры, боз калынлыгын 5 см чамасы. Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстенә чыгу тыела. Тимераякта шуар өчен боз калынлыгын кимендә 13 см булырга тиеш. Калынлыгы 25 сантиметрдан арткач кына, боз өстендә берьюлы берничә кеше йөрү рөхсәт ителә.

Боз караңгы-яшькелт төсле булса — ул нык дигән сүз; болганчык һәм саргылт төстәге, тимгелле боз өслеге куркыныч була.

Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле бозында йөргән өч баланың әти-әнисенә 2 сумга кадәр штраф салачаклар. Ныгымаган боз өслегенә чыккан олы кешеләргә 1,5 мең сум күләмендә штраф билгеләнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100