Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы йорт ишегалдында бер хатынны вәхшиләрчә кыйнаучыны эзлиләр – видео

news_top_970_100
Казандагы йорт ишегалдында бер хатынны вәхшиләрчә кыйнаучыны эзлиләр – видео
"Татарстан 24" каналы видеосынна скриншот

Казанның Имәнлек урамындагы күп катлы йорт ишегалдында бер хатын-кызны вәхшиләрчә кыйнаган ир-атны эзлиләр. Видеокүзәтү камералары төшереп алган кадрлар җәмәгатьчелектә кискен реакция уятты. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

Кадрлардан күренгәнчә, бер хатын байкер киеме кигән ике ир-ат белән була. Алар сөйләшәләр. Аннары бер ир-ат кисәк кенә хатынга һөҗүм итә, икенче ир-ат низагка кысылмый, хатынны якламый. Видеода ир-атның хатын-кызны вәхшиләрчә кыйнавы, подъездга алып керергә тырышуы, чәченнән сөйрәве, буарга маташуы күренә.

Йортның консерьежы сүзләренчә, әлеге кешеләр әлеге өйдә яшәми. Бу вакытта подъездда вахтер утыра, ул урамда ни булганын күрми.

Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев хәбәр иткәнчә, әлеге низагта катнашучыларны полиция эзли. Ул низаг видеосы социаль челтәрләрдә табылуын, кадрлар һөҗүм итүчене идентификацияләргә ярдәм итәргә мөмкин булуын әйтә.

Биредә яшәүчеләр гаеплене тиз арада җәзага тартуларына ышаныч белдерә. Алар өйдә көч куллануга карата законны катгыйландыру кирәклеген ассызыклый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100