news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы хастаханә янына яшь егет мәетен китереп ташлаганнар

Хәле киткән егетне иптәшләре хастаханәгә алып килмәкче булган.

news_top
Казандагы хастаханә янына яшь егет мәетен китереп ташлаганнар
https://pixabay.com

Казанның 16 номерлы хастаханәсе янында яшь егет мәете табылган. Аны бирегә билгесез кешеләр китереп калдырган, үзләре качып киткәннәр. Бу турыда «Татар-информ» клиниканың матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Хастаханәдә ачыклык керткәнчә, мәетне ике ир-ат китерә. Мәрхүм үз үлеме белән үлгән. Хастаханә хезмәткәрләре полиция чакырган.

Агентлык үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, өч егет наркотиклар кулланган. Шуннан соң берсенең хәле киткән. Ике иптәше аны хастаханәгә илтмәкче була, ләкин юлда барышлый егет үлә. Иптәшләр куркуга кала һәм мәетне ташлап калдыра, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар