news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы Горький паркында күзәтү мәйданчыгын төзеп бетерделәр

news_top

Казанның Горький исемендәге паркында күзәтү мәйданчыгын төзү эшләре тәмамланды. Ул Вишневский урамы ягына таба чыга, аннан шәһәрнең Яңа Савин районы күренеп тора. Аның мәйданы 154 квадрат метр, сөзәклек кырыеннан чыгып торучы күзәтү мәйданчыгының биеклеге 2,5 метр. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Күзәтү мәйданчыгы яңа җәяүлеләр юлының бер өлеше булып тора. Хәзер яңа җәелгән юл аша паркның төп аллеясыннан (элек әлеге аллеядан башка урынга илтә торган юл булмаган) күзәтү мәйданчыгына килеп чыгарга, аннан исә узган ел салынган баскычтан Подлужная урамына төшеп, Казансу елгасы буена һәм «Урам» паркына чыгарга була. Яңа юлларның озынлыгы 180 метр тирәсе.

Объектның кичке күренешенә аеруча әһәмият бирелгән. Әлеге киңлек тоткычларга беркетелгән LED-җайланмалар белән яктыртыла. Агач ябалдашларына каратып куелган 7 биек фонарь һәм 14 яктырткыч күзәтү мәйданчыгына үзгә бер ямь биреп тора. Төзекләндерү эшләре илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында башкарылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар