news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы фатирда ир белән хатын мәете табылган

news_top

Бүген Казанда Себер тракты урамындагы биш катлы йортларның берсендә яшәүче ир белән хатын мәете табылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Мәрхүмнәр – 53 яшьлек ир-ат һәм 52 яшьлек хатын-кыз. Фаҗиганең сәбәбе, якынча версия буенча, сөрем газы белән агулану булырга мөмкин.

«Газпром трансгаз Казань» матбугат хезмәтендә агентлыкка хәбәр итүләренчә, әлеге йортта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү график буенча башкарылган — соңгысы 2025 елның март аенда уздырылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар