news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы чүплектән ризык эзләп йөргән баланы видеога төшереп алганнар

Әлеге кадрларны прокуратура тикшерә.

news_top
Казандагы чүплектән ризык эзләп йөргән баланы видеога төшереп алганнар

Казанның Ибраһимов урамындагы бер чүплектә ике хатын-кыз һәм алар белән кыз бала ризык эзләп йөргән. Шаһитлар бу хәлне видеога төшереп алган.

Кадрларда хатыннар баланы чүплеккә кертеп бастыралар һәм нидер эзләтәләр. Бала чүплектәге ризыкларны алып бирә.

Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралгач, Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган.

Хәзерге вакытта бу хатыннарның һәм баланың шәхесен ачыклыйлар. Ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ эш ачылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар