news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы «Бургер Кинг»ның берсе генә хәләл булып калачак – игътибарлы булыгыз

news_top

2025 елның 22 апреленнән Казанда Гаврилов урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан «Бургер Кинг» рестораны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты тарафыннан расланган хәләл стандарты буенча эшен туктата һәм гадәти менюга күчә. Бу хакта Диния Нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты үз сайтында хәбәр итә.

Ләкин Зәкиев урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан «Бургер Кинг» рестораны хәләл стандарты нигезендә эшен дәвам итә һәм Казанда билгеләнгән таләпләр үтәлә торган бердәнбер челтәр ноктасы булып кала.

Шулай ук 22 апрельдән Казандагы өч «Rostic’s» (элекке «KFC») рестораны да хәләл стандарты буенча эшләүдән туктый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар