Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы биек йорттан егылган малай үләр алдыннан классташларына хәбәр калдырган булган

news_top_970_100
Казандагы биек йорттан егылган малай үләр алдыннан классташларына хәбәр калдырган булган
Фото: kazanfirst.ru

Казанның Универсиада проспектындагы биек йорт янында 14 яшьлек үсмернең мәете табылган иде. Ул 10 каттан егылган. Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакырта, әмма малай инде үлгән булган.

Малай гаиләдә бердәнбер бала булган, Казан үзәгендәге бик дәрәҗәле гимназиядә укыган. Уку йортында аның турында «бик акыллы һәм перспективалы укучы» дип әйтә торган булганнар. Ул рус теле буенча олимпиадаларда җиңүче булган, шахмат белән шөгыльләнгән. Әти-әнисе, мәктәп укытучылары өчен аның үлеме көтелмәгән хәл булган.

KazanFirst, үз чыганакларына сылтама белән, малайның соңгы хәбәре турында яза. Үлеме алдыннан беркадәр вакыт кала, кич ул классташларына ялгызлыктан бик нык туйганлыгын язган булган. Классташлары шунда ук аның янына килергә юлга чыга. Аның белән сөйләшергә, коткарырга телиләр. Әмма алар килгәндә инде соң була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100