Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы бердәнбер «ап-ак» ресторанга күзәтү: аш-су, интерьер һәм бәя турында

Башкалабызда хәләл ризыклар белән туклану урыннары бихисап. Ә менә хәләл татар ашлары пешергән рестораннар, шул ук вакытта никах, иртәнге аш яисә туган көннәр уздыру мәйданчыклары, баксаң, санаулы гына икән. Язмабыз хәләл ризыклар әзерләүче һәм бары тик хәләл чаралар уздыручы «Тантана» рестораны турында булыр.

news_top_970_100
Казандагы бердәнбер «ап-ак» ресторанга күзәтү: аш-су, интерьер һәм бәя турында
Фотолар "Тантана" банкет залы рестораны тарафыннан бирелде

Казанда туган көн, юбилей, туй мәҗлесләрен үткәрү залларының исәбе-хисабы юк. Сер түгел, хәләл ризык булган рестораннарда кайвакыт исерткеч эчемлекләр дә өстәлгә куела. Әйе, ашамлыклары хәләл бит, диярсез. Ә андый мәҗлесне тулаем хәләл дип әйтергә тел алынырмы? Бары тик хәләл ризыклар белән хәләл мәҗлесләр кайда үтә? Сезнең игътибарыгызга безнең тарафтан интерьер, аш-су, персонал, кондитер таләпләре буенча иң яхшы дип табылган «Тантана» ресторанына күзәтү тәкъдим итәбез.

Интерьер

Ресторан ике ел элек ачылган, эчендәге барлык әйбер дә ап-ак төстә. Килеп керүгә күзгә милли татар бизәкләре ташлана. Монда зал бизәлеше борынгы татар стилендә эшләнелгән. Аларның барысын да Татарстанның оста дизайнеры Искәндәр Богданов кулдан ясаган. Сүз уңаеннан, ак төс чисталык, пөхтәлекне аңлата. Күп кенә кәләшләр дә никах яисә туйларын нәкъ менә ак төс фонында үткәрергә тели.

Намаз укыр өчен махсус бүлмә бар, ул унбиш кешегә исәпләнгән. Ураза вакытында яисә никах уку өчен еш кулланылучы алтмыш кеше сыйдырышлы кече бүлмә бар. Кирәк булган очракта ресторан хезмәткәрләре калын келәмнәр җәя һәм хәзрәткә оеп, намаз укырга була.

Кечкенә күкрәк балаларын ашату өчен дә аерым бүлмә булдырылган. Артистларга киенергә һәм кәләшкә әзерләнер өчен дә махсус бүлмәләр бар. Тәһарәт алырга мөмкин булган аерым урын каралган. Кыскасы, биредә кунаклар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган.

Йөз илле кешегә исәпләнгән зур зал исә олы мәҗлесләр үткәрү өчен кулланыла.

Кияү белән кәләш һәм барлык кунаклар өчен һәр өстәлдә матур бизәлешле чәчәкләр композициясе куелган, ә менә конверт яисә акча салу тартмасы бушка бүләк итеп бирелә. Мәҗлес вакытында проектор, колонкалар һәм бер микрофон — ресторан тарафыннан түләүсез куела.

Ризык салып чыгару өчен Гарәп Әмирлекләреннән кайтарылган сыйфатлы савыт-саба кулланыла. Кунаклар әлеге савыт-сабаларның сары яисә үтә-күренмәле пыяладан эшләнгәнен сайлый ала.

Аш-су

Ресторан тулаем хәләл. Биредә исерткеч эчемлекләр куллану тыела. Ризыкларга килгәндә, алар һәммәсе дә, икмәктән алып тортка кадәр, оста пешекчеләр кулы белән әзерләнә. Ипинең өч төре пешерелә: сигез бөртекле ярмадан, кипкән җиләк-җимеш белән һәм чүпрәсез. Балыкларны да җиренә җиткереп үзләре тозлыйлар, тарталеткалар, өчпочмак, гөбәдия, эремчек пирогы, эремчек шәңгәсе пешерәләр. Ягъни биредә аерым камыр ашлары пешерә торган цех бар.

Нинди генә ризык чыгарылмасын — һәр ашамлык өчен аерым савыт-саба каралган. Кыскасы, барлык ризыклар да хәләл, сыйфатлы, тикшерелгән.

Ресторанның баш пешекче Рөстәм Шәяхмәтов элегрәк Казанның данлыклы рестораннарында эшләгән. Егеткә нибары егерме өч яшь булса да, ул инде шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Нәкъ менә аның оста куллары тарафыннан менюга яңа рецептлар кертелә.

Торт

Торт ясаучылар белә торгандыр: тортны кунакка алып бару — үзе бер мәшәкать, аңа бик сакчыл карарга кирәк. Моннан тыш, тортта кулланылган барлык ингридиент та хәләл булырга тиеш. «Тантана» ресторанында исә бернинди дә «коньяк» яисә башка хәләл булмаган әйберләр кертелми. Тыныч күңел белән тортка заказ бирә аласыз. Хәләл тортларны аерым кондитер әзерли.

Бәя

Ресторан тарафыннан сатып алынган барлык продуктлар да кибет бәясеннән тәкъдим ителә. Никах яисә туй була калса, бәяләр бер кешегә 1500 сумнан башлана. Барысы да заказдан тора. Ике йөз яисә җиде йөз сум торган салатлар да бар. Фуршетлар 300 сумнан алып башлана. Ресторанны бер сәгатькә арендалау 2000 сумга төшә.

Чара

Ап-ак ресторанда нинди чаралар үткәреп була? Никах, туй гына үтә икән дип уйларга кирәкми. Биредә семинар, бизнес-очрашулар, эшмәкәрләр өчен иртәнге ашлар, кофе-брейк, фуршетлар да оештырыла. Конференция яисә тренинглар үткәрелсә, йөз сиксән кеше сыя ала.

Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым утыра. Бер официант ун кешегә туры килә. Шулай ук хатын-кызлар ягына яулыклы кызлар, ә ир-атларга түбәтәй кигән егетләр хезмәт күрсәтә.

Кирәк икән, ресторан мәҗлесне алып баручыны, фотографны, мөселманча яулык бәйләүчене, зәвыклы итеп макияж ясаучыларны түләүсез табып бирергә булыша.

Транспорт

Машина белән килүчеләр өчен махсус кую урыны бар. Шулай ук метро, автобус яисә троллейбус кебек җәмәгать транспорты белән дә барып җитәргә уңайлы. Тукталыштан җәяүләп кенә биш минут барасы.

Элемтә өчен:

https://instagram.com/tantanakzn

@tantanakzn

Телефон: +7 987 297-11-11.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100