Казандагы бер паркта федераль казначылык хезмәткәренең мәетен тапканнар
41 яшьлек Марат 4 декабрьдә офистан чыгып киткән һәм югалган.
Казанда урнашкан Горький исемендәге паркта федераль казначылык хезмәткәре Марат Сафиуллин мәете табылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.
Чыганак сүзләренчә, Татарстан буенча Федераль казначылык идарәсендә эшләүче 41 яшьлек Марат Сафиуллин 4 декабрьдә югалган. Ул офистан чыгып киткән һәм элемтәгә чыкмаган. Шул вакытта ук «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Агентлык чыганагы сүзләренчә, мәрхүмнең башында яра булган. Хәзер бу ир-атның ничек үлгәнен тикшерүчеләр ачыклый.