Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы бер ишегалдында карны көрәп бетерүне бәйрәм иттеләр

news_top_970_100
Казандагы бер ишегалдында карны көрәп бетерүне бәйрәм иттеләр
Фото: Гөлүзә Василова

Урамда чын кыш, карлы кыш… Ләкин бу һава торышына сокланып йөрүчеләр күпме икән?! Юк та түгел, паркларга чаңгы шуарга чыгучылар бар, прокат пунктлары эшли. Шулай да бу һава торышы ялларны диванда ятып уздыручы шәһәр кешеләренең кулына көрәк «тоттырды».

Кичә-бүген Авиатөзелеш районының Беломорск һәм Чапаев урамындагы йортларда яшәүчеләр урам себерүчегә ишегалларын чистартырга ярдәм итәргә, машиналарын кар астыннан казып алырга чыкты, хәтта балалар да үз өлешләрен кертте.

Биредә яшәүчеләр «Барсик» тракторын яллап, 30-40 ир-ат аңа ярдәм итеп торды. Карны «җиңү» шатлыгыннан урамда ук чәй табыны да әзерләделәр.

Бәхеткә, иртәгә мәктәпләрдә уку дистанцион узачак. Бу хәбәргә бигрәк тә шәһәр янындагы бистәдә яшәүче ата-аналар куанды, чөнки машинаны казып чыгару бер нәрсә, ә юллар ачылмаган, тракторлар җитешми. Укытучылар мәктәп яны территориясен кардан чистартырга чакыру алды. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйдә калдыру мөмкинлеге булмаганнар, көрәк тотып, балалар бакчасына юл салырга китте.

Видеоларның авторлары Гөлүзә Василова, Алсу Минһаҗева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100