Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы балалар бакчасында ике яшьлек бала үлгән: көндезге йокыга яткан... һәм тормаган

news_top_970_100

Казандагы Яңа Савин районының Октябрь урамында урнашкан 315нче балалар бакчасында 2 яшьлек кыз бала үлгән. Бу хакта телеграм-каналларда мәгълүмат таралган, Казан мәгариф идарәсе бу фаҗигане раслады.

21 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр кыз, ОРВИ белән авырып, хастаханәдә ята. 12 гыйнварда бакчага килә. Көндез ул үзен гадәти тота – кәефе начар булганга зарланмый, тәрбиячеләр ниндидер сәерлекләр күрми. Төшке йокыга кадәр бакчада планлаштырылган табиб тикшерүе була, табиб та бу баланың сәламәтлегендә тайпылышлар күрми.

SHOT язуынча, бала егылган һәм үлгән. Әмма мәгариф идарәсе вакыйгаларның бүтәнчәрәк булганын яза.

Балаларны көндезге йокыга яткыралар. Тәрбияче балаларның тәртип бозмауларын тикшереп торган. Йокы сәгате узганнан соң, ул балаларны уята башлый, әмма бу бала тормый. Ул мөдиргә хәбәр итә, анысы исә «ашыгыч ярдәм» чакыра. Алар тиз килеп җиткән, бала инде үлгән була.

Мәгариф идарәсе кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән. «Бу – гаилә өчен зур кайгы һәм фаҗига», – диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Әстәгфирулла. Ой әти-әнисенә авыыыыр!!! Бала кызганыч.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100