news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казандагы автомойкада ике кыз бер ир-атны кыйнап ташлаган - видео

«Бу — кызлар түгел», — дип яза социаль челтәр кулланучылар.

news_top
Казандагы автомойкада ике кыз бер ир-атны кыйнап ташлаган - видео

Казанда машиналар юа торган автомойкада ике кыз бер ир-атны кыйнаганын видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Кызларның берсе тез башы белән ир-атның битенә берничә тапкыр бәрә. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Видео социаль челтәрләрдә таралды. Кадрларда башта бер кыз танышы белән сөйләшкән кебек күренә. Аннары икенче кыз килә дә, ир-атны кыйный башлый. Кызлар икесе дә агрессив була, ир-ат исә бары тик каршы гына тора.

«Нормаль кызлар үзләрен болай тотмый, бу — кызлар түгел», — дип яза социаль челтәр кулланучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар