Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы атыш вакытында һәлак булган ОМОН хезмәткәре - өч бала әтисенең сәхнәдә җырлаган видеосы чыкты

Кичә Борисковода Авангардная урамындагы йортта махсус операция вакытында һәлак булган Иванченконың кечкенә өч улы ятим калды.

news_top_970_100
Казандагы атыш вакытында һәлак булган ОМОН хезмәткәре - өч бала әтисенең сәхнәдә җырлаган видеосы чыкты

Видеода Денис Иванченко "Любэ" төркеме җырын башкара. Ул җырларга бик яраткан, барлык бәйрәмнәрдә сәхнәдә чыгыш ясый торган булган.



Мәскәү егете Татарстанга хезмәт итәр өчен күчеп килгән булган. Якын көннәрдә әнисе янына башкалага барып кайтырга җыенган, дип хәбәр итте "Татар-информ".

“Безгә ул 2015 елда күченде, спецназ буласы иде. Олы улы 1 сыйныфта укый, хатыны эшләми әле. Ул матур җырлый иде. Физик әзерлекле актив хезмәткәр булды. 15 мартта Денис Иванченкога 39 яшь тула иде. Без отряд белән аның гаиләсен шефлыкка алачакбыз. Шулай ук гаиләсенә фатир бирүне сорыйбыз һәм дәүләт бүләгенә тәкъдим итүдә документлар тапшырачакбыз”, - дип хәбәр итте мобиль отряд командиры Илдар Хөснетдинов.

Хезмәттәшләре аны уңай яктан - яхшы дус, гаилә җанлы кеше буларак кына хәтерли.

Денис Иванченконы соңгы юлга озату чарасы иртәгә булачак. Росгвардия хезмәткәрен Самосырово зиратында җирләячәкләр.

Казанда төнге атыш: исерек ир аркасында өч бала ятим калды, ОМОН хезмәткәре һәлак булды, участковый яраланды, дип язган идек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100