Казанда бер иномарка алдан бара торган автомобильнең өстенә менгән
«Мега» янында берничә автомобиль катнашында юл һәлакәте булган.
20 октябрьгә каршы төндә Казандагы «Мега» сәүдә үзәге янында коточкыч авария була. Зур тизлектә килә торган «Ситроен» машинасы алдыннан бара торган машина өстенә менә һәм берничә машина катнашында авария китереп чыгара. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Авария төнге уникенчеләр тирәсендә Альберт Камалиев урамындагы 44 нче йорт каршысында була. Зур тизлектә бара торган «Ситроен» берьюлы өч машинаны бәрдереп китә. Шулай итеп «Лада Калина», «Лада Гранта» һәм «Рено» күмәк авариягә очрый.
«Якынча мәгълүматлар буенча, „Ситроен“ йөртүчесе исерек була», — дип аңлатканнар ЮХИДИда.
«Иномарка тизлеге шулкадәр зур була, ул алдагы машинаның өстенә очып менә», диелә бу хәбәрдә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авариядә 28 яшьлек хатын-кыз имгәнә. Аның баш мие селкенә, башы имгәнә. Бу хатынны 7 нче номерлы хастаханәгә илткәннәр.