news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда «Зур гитара кичәсе» була

news_top

Казанда 26 август көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе алдындагы амфитеатрда «Зур гитара кичәсе» дип аталган чара уздырыла. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Музыкаль программаны шәһәрнең яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүче яшьләр әзерли.

«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе хәбәр иткәнчә, кабатланмас җылы мохиттә һәркем яратып тыңлый торган танылган хитлар һәм авторлык җырлары яңгыраячак. Гитара астында җырларга теләүчеләргә алдан ук теркәлү формасын тутырырга кирәк. Сәхнәдә ялгыз, парлы яисә тулы бер төркем буларак чыгыш ясарга мөмкин.

Гаризада башкаручыларның мәгълүматларын, төркем составын, җырларның исемен һәм авторларын язарга, шулай ук нинди уен кораллары яки җайланмалар кулланылуын билгеләргә кирәк. Моннан тыш, оештыручылар җырлаган видео яисә аудиоязманы да беркетергә сорый.

Музыкаль кичә Милли китапханә (Пушкин урамы, 86 нчы йорт) каршындагы амфитеатрда 17:00 сәгатьтә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар