news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда үз машинасына утырып чыгып киткән Лилия Хисаметдинованы эзлиләр

Лилия Хисаметдинова җинаять корбаны булу ихтималы бар.

news_top
Казанда үз машинасына утырып чыгып киткән Лилия Хисаметдинованы эзлиләр
https://tatarstan.sledcom.ru

Казанда яшәүче хатын үз машинасына утырып чыгып киткән һәм югалган. Хәбәрсез югалган хатынны эзләү эшләре бара. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

49 яшьлек Лилия Хисаметдинова 19 августта «Сады» сәүдә үзәге яныннан үзенең «Фольксваген Тигуан» машинасына утырып китә. Хәзергә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел.

Тикшерүчеләр Лилия Хисаметдинова җинаять корбаны булырга мөмкин дип фаразлый. 

Аның турында белешмәсе булган һәркемгә (843) 298 06 69, яки 02 телефоннарына шалтыратырга сорыйлар.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар