Казанда үз машинасына утырып чыгып киткән Лилия Хисаметдинованы эзлиләр
Лилия Хисаметдинова җинаять корбаны булу ихтималы бар.
Казанда яшәүче хатын үз машинасына утырып чыгып киткән һәм югалган. Хәбәрсез югалган хатынны эзләү эшләре бара. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
49 яшьлек Лилия Хисаметдинова 19 августта «Сады» сәүдә үзәге яныннан үзенең «Фольксваген Тигуан» машинасына утырып китә. Хәзергә кадәр аның кайда булуы билгеле түгел.
Тикшерүчеләр Лилия Хисаметдинова җинаять корбаны булырга мөмкин дип фаразлый.
Аның турында белешмәсе булган һәркемгә (843) 298 06 69, яки 02 телефоннарына шалтыратырга сорыйлар.