news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда югалган Гөлфәрия апаны эзлиләр

Белешмәсе булган кешеләр түләүсез 8 (800) 700-54-52 номерына шалтырата ала.

news_top
Казанда югалган Гөлфәрия апаны эзлиләр
https://pixabay.com

«ЛизаАлерт» эзләү төркеме Казанда 73 яшьлек Гөлфәрия М. югалуын хәбәр итте.

Ул 24 июньдә өеннән чыгып, билгесез юнәлештә китеп барган. 

Гөлфәрия апаның буе 165 см чамасы, гадәти гәүдәле, күзләре коңгырт төсле.

Өстендә яшел футболка, леопард рәсеме төшерелгән чалбар, зәңгәр башмаклар кигән, кызыл-зәңгәр төсле яулык япкан.

Гөлфәрия апа турында белешмәсе булган кешеләргә түләүсез 8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратырга сорыйлар.

26 июньдә кичке якта Гөлфәрия апаның исән килеш табылуы билгеле булды. Эзләүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар