news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бер тәүлеккә якын эзләделәр»: Казанда югалган баланың кайда булуы ачыкланды

news_top
«Бер тәүлеккә якын эзләделәр»: Казанда югалган баланың кайда булуы ачыкланды
https://pixabay.com/

Кичә Казанда югалган 12 яшьлек кыз баланың кайда булуы ачыкланды. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Кичә кич белән кыз апасы белән талашкан да диван артына кереп яткан. Ул бераз елаган һәм шунда йокыга киткән. Бу вакытта – узган төндә һәм бүген көндез – баланы борчуга калган туганнары һәм волонтерлар эзләде.

Соңрак ачыкланганча, кыз уянган вакытта, өйдә беркем дә булмаган. Ул урамга чыккан, һәм аны шул чакта туганнары очраткан.

Соңгы 2 көндә Казанда 5 баланы эзләделәр. 26 октябрьдә төнлә 3 бала югалу турында хәбәр килә. Тагын 2 бала 27 октябрьдә югала. Балигъ булмаган балаларның югалуы турында әти-әниләре әйтә. Хәзерге вакытта алар барысы да исән-сау килеш табылды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар