Казанда югалган апалы-энеле 9 һәм 7 яшьлек балаларны төн буе эзләгәннәр

Казанда 9 яшьлек кыз һәм аның 7 яшьлек энесе югалган. Әти-әниләре эштә вакытта, балалар өйдән чыгып киткән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
"Балаларның әти-әнисе полициягә гариза белән мөрәҗәгать итте. 1 июльдә олылар эшкә киткәндә балалар үзләре генә өйдә кала. Кичке якта әтисе белән әнисе кайтканда, балалар өйдә булмый. Төнлә балаларны үзләре эзлиләр, аларга волонтерлар ярдәм итә", - дип сөйләделәр ведомствода.
"Хәзерге вакытта балаларны полиция хезмәткәрләре эзли. 7 яшьлек малайның буе чама белән 130 см, чандыр гәүдәле, чәчләре һәм күзләре кара төстә. Кызның буе 135 см чамасы, чәчләре кара, толымга үрелгән, чандыр гәүдәле", диелгән бу хәбәрдә.

Соңрак "Татар-информ" агентлыгы балаларның табылу турында язды. "Балалар табылды. Алар исән-сау", - дип сөйлгәннәр полициядә.
Сабыйларның кайда булуы турында хәбәр ителми.