news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда югалган 36 яшьлек ир-атны, ике көн эзләгәннән соң, үле килеш тапканнар

news_top

36 яшьлек Альберт Гатин 18 март көнне эштән чыгып киткән, тик өенә кайтып кермәгән. Аның тормыш иптәше Елена Гатина социаль челтәрдә ире югалуы турында мәгълүмат урнаштырган иде.

Ир-атны 18 марттан бирле эзләделәр. Тормыш иптәше хәбәр иткәнчә, аны бүген төнлә үле килеш тапканнар.

«Альбертны төнлә таптылар. Исән түгел. Сәбәпләр, детальләрне әйтәсем килми. Мине аңларсыз, дип ышанам. Эзләүдә ярдәм күрсәткән барчагызга да рәхмәт», – дип язды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар