news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда югалган 12 яшьлек кыз баланы эзлиләр

news_top
Казанда югалган 12 яшьлек кыз баланы эзлиләр
"Татар-информ" архивы

Казанда бер тәүлеккә якын элек югалган 12 яшьлек кыз баланы эзлиләр. Бу турыда «Лиза Алерт» волонтерларына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Кыз бала кичә кичке 4ләр тирәсендә Юдино бистәсендәге өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Буе 150 см, ябык гәүдәле, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Кызыл куртка, кара чалбар, кара сапоги, ак башлык кигән. Үзе белән шәмәхә төстәге мәктәп сумкасын алган, диелә хәбәрдә.

Эзләүдә ярдәм итәргә теләге булган кешеләрне дә чакыралар. 

Өстәмә: Соңрак баланың табылуы билгеле булды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар