Казанда җылылык өчен тариф күпмегә арта?
Котельнаяларга төгәлрәк һәм энергия саклый торган җиһазлар куячаклар.
2019 ел башыннан Казанда җылылык өчен тарифлар 1,7 процентка артачак. Шуннан соң тагын бер тапкыр арту июльдә булачак. Әлегә аның күләме билгеле түгел. Бу турыда эшлекле дүшәмбе вакытында «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Абдулхаков әйткән. Шул хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.
Абдулхаков сүзләренчә, җылылык өчен тариф арту өстәмә бәягә салым (НДС) арту белән бәйле. Бу салым 2019 ел башында 18 проценттан 20 процентка кадәр арта.
«Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 1 гыйнвардан тариф 1,7 процентка арта. Бу НДС арту белән бәйле. Июльдә — 2 процентка. Ләкин 2 процент — максималь сан. Безнең 1 процентка яки 1,7 процентка артуыбыз ихтимал. Бу соңгы елдагы күрсәткечләргә бәйле булачак», — дип аңлатты Абдулхаков.
Тариф диспетчырлыкны сыйфатлы итү ярдәмендә тотып торылачак. Предприятие котельнаяларга төгәлрәк һәм энергия саклый торган җиһазлар куя. Бу исә җылылык булдыруның үзбәясен киметергә ярдәм итә, дип өстәде ул.