news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшүсмер кызлар үзләре турында имеш-мимеш тараткан яшьтәшен кыйнаган

news_top

Казанның Рауис Гәрәев урамында 13 һәм 14 яшьлек яшүсмер кызлар үзләре яшендә булган кызга һөҗүм иткән. Әлеге хәл 107 нче йорт янында була.

«Татар-информ»га билгеле булганча, һөҗүм итүче 4 кызны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр. Аларның аңлатмаларына караганда, агрессия сәбәбе – һөҗүм ителгән кызның алар турында ялган имеш-мимешләр таратуы. Җавап итеп, алар физик үч алырга булган.

Яшь хулиган кызларны полиция бүлегеннән әти-әниләре алып кайтып киткән. Хәзер хокук саклау органнары булган хәлнең шартларын ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар