Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшь ярымлык кызын вәхшиләрчә үтергән кешене хөкем иттеләр

Фаҗига былтыр июль аенда Казан үзәгендәге йортларның берсендә булды.

news_top_970_100
Казанда яшь ярымлык кызын вәхшиләрчә үтергән кешене хөкем иттеләр

Татарстан Республикасы Югары суды Казанда яшәүче 35 яшьлек Артур Шакировка карата хөкем карары чыгарды. Аны үз акылында түгел дип таптылар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Былтыр июль аенда Артур Шакиров үзенең яшь ярымлык кыз баласына пычак белән ташланган. Бала табиблар килгәнче һәлак булган.

Эш материалларын өйрәнгәннән соң, экспертиза материаллары нигезендә, суд Артур Шакировны психиатрия хастаханәсенә дәваланырга озатырга дигән карар чыгарды. 

«Шакиров җинаять җаваплылыгыннан азат ителде, ул җинаятьне үз акылында булмаган килеш кылган», — дип аңлаталар судның матбугат хезмәтендә.

Фаҗига былтыр 3 июльдә Казанның Якуб урамындагы йортларның берсендә була. 35 яшьлек әти кеше яшь ярымлык кыз баласына пычак белән ташлана. Бу вакытта баланың анасы эшкә киткән була.

Ир-ат балага берничә тапкыр пычак белән суга, аннары үз-үзенә кул салмакчы була. Урынга килеп җиткән табиблар баланы хастаханәгә алып китә. Кызны коткара алмыйлар. Баланың муенында пычак белән ясалган өч эз күренә. Ул урында ук һәлак булган. 

Шуннан соң тикшерү комитеты җинаять эше ача.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100