news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшь егет бер кызны башта талаган, аннан соң көчләгән

Узган җәйдә төнлә белән Казандагы көймәләр станциясе тирәсендә бер егет таныш булмаган кызга ташланган.

news_top
Казанда яшь егет бер кызны башта талаган, аннан соң көчләгән
Казанның Киров районы прокуратурасы 25 яшьлек ир-атка карата хөкем карарын раслады. Аны талау өчен һөҗүм итүдә һәм үтерү белән куркытып көчләүдә гаеплиләр. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 8 июльдә төнлә Казанның Киров районында иске көймәләр станциясе янында бу егет таныш булмаган кызга һөҗүм иткән. 25 яшьлек исерек егет пычак белән куркытып, кызның 10 меңлек алтын чылбырын талап алган. Шуннан соң кызны көчләгән.

Бу ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Аны сак астына алганнар. Җинаять эшен Казанның Киров районы судына тапшырганнар. Суд бу егеткә карата хөкем карары чыгарачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар