Казанда яшәүчеләр кирәкмәгән ручкаларны һәм теш щеткаларын эшкәртүгә тапшыра алачак
«КульТорг» фестивале кысаларында икенчел чимал җыю буенча экоакция уза.
Казанда «КульТорг» фестивале кысаларында шимбә көнне, 13 февральдә, икенчел чималның кайбер төрләрен эшкәртүгә тапшырырга була. Бу хакта экологик чараны оештыручылар хәбәр итә.
Шәһәрдә пластик карточкалар, теш щеткалары, кырыну станоклары, ручкалар, фломастерлар, пластик капкачлар, крем капкачлары, блистерлар һәм чеклар кабул ителәчәк.
Акция Казанның Юдино бистәсендә (Ильич ур., 1) урнашкан Тимерюлчылар мәдәният йортында 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак.