news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүчеләр давыллы-яшенле яңгырны видеога төшереп алган

Төнге давыл вакытында агачлар ауган, машиналар җимерелгән.

news_top
Казанда яшәүчеләр давыллы-яшенле яңгырны видеога төшереп алган

15 июльгә каршы төндә Казанда табигать чын яктылык тамашасы күрсәтте. Шәһәр халкы төнге давылны видеога төшереп алган. Кадрларда күк күкрәү, яшеннең якты балкышы һәм көчле җил сурәтләнгән. Бу турыда «Вести-Татарстан» хәбәр итте.

«Күктәге канцлерия Казан кешеләренә чын тамаша күрсәтте. Яшеннән балкып торган күкнең фотоларын һәм видеоларын социаль челтәрләрдә урнаштырдылар. Күз алдында агачлар ава, берничә машинага зыян килә», диелә бу хәбәрдә.

Кичә, 15 июльдә, Татарстанның кайбер районнары аша давыл үтте. Җил тизлеге секундына 20 метрга җитте. Урыны белән боз яуды.

Социаль челтәрдәге «ВКазани» поймут төркемендә дә табигый «тамаша» кадрлары чыкты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар