news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат хыянәтче хатынының фотосын урамда тараткан

Хатынның фотосы, аның сөяркәсе белән язышкан хатлары бастырылган кәгазь битләрен Дәрвишләр бистәсендә күреп алганнар.

news_top
Казанда яшәүче ир-ат хыянәтче хатынының фотосын урамда тараткан
социаль челтәрләр

Казанда бер ир-ат хатынының хыянәт итүен белеп ала. Шуннан соң ул хатынның фотосын, сөяркә белән язышкан интим хатларын кәгазьгә бастыра һәм Дәрвишләр бистәсендә кешеләр күрә торган урыннарга ябыштырып чыга. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Шундый сәер игълан фотолары социаль челтәрләрдә тарала.

Челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, хатын иренә үзенең җитәкчесе белән хыянәт итә. Сөяркәләр интим хатлар да языша. Ир исә хатынының соңгы командировкасы да эш буенча булмавын ачыклый.

«Минем сөйгәнем командировкага менә шулай барып кайткан», — дип язган ул.

Алданган ир моны белеп ала һәм шундый ысулы белән үч алырга керешә, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар