Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат Гашыйклар көнендә кунакка килгән хатынны үтергән

Хатыны белән нәни улы өйдә булмаганда, 26 яшьлек ир-ат 40 яшьлек чит хатын алып кайта.

news_top_970_100
Казанда яшәүче ир-ат Гашыйклар көнендә кунакка килгән хатынны үтергән
Гүзәл Хөсәенова

14 февральдә, Гашыйклар бәйрәме көнендә, Казанның Коллектив урамындагы биш катлы йортта бер хатын-кызны үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнелүче 26 яшьлек ир-атны полиция травмпунктка илткән. Аның тәнендә тырналган урыннар булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Фаҗига булган йорт — элеккеге тулай тора, ул коридор тибында ясалган. Бер катта унбер бүлмә бар. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат бүлмәләрнең берсендә хатыны һәм нәни улы белән яши.

Күршеләре сүзләренчә, бу гаилә бирегә ел ярым элек күченгән. Ир белән хатын еш кына талашып торган, бүлмәдән кычкырган тавышлар ишетелгән.

«Узган җәйдә мин коридорга чыккан идем, анда бөтен подъездда кан таплары калган. Күршедә яшәүче ир-ат кулын кисеп, бөтен җиргә канын сиптереп йөргән икән. Мин аңа „Чүпрәк ал да, чистарт“ дип әйттем», — дип сөйли күршедә яшәүче ир-ат.

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, йортның яман аты чыккан инде. Бүлмә хуҗалары еш кына шау-шулы табын корып утыра, кунаклар җыя.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атның бүлмәсендә дә еш кына кунаклар була, алар баскыч төбенә чыгып тәмәке тарта, эчеп утыра.

Узган төндә исә, Гашыйклар бәйрәмендә, аларның бүлмәсендә тыныч була, күршеләр тавыш ишетмәгән. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атның хатыны өйдә булмый. Шул чакта ир кунакка чит хатын алып кайта, әлегә аларның нинди мөнәсәбәттә булуы билгеле түгел.

Агентлык белешмәсе буенча, мәрхүмә хатынга кырык яшьләр чамасы булган. Ир-ат аның белән алдагы көнне танышкан, аннары өенә алып кайткан.

26 яшьлек ир-атның хатыны әлеге вакыйга турында бүген генә белеп алган.

«Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 26 яшьлек ир-ат гаебен тулысынча таныган. Ул кунак хатынны башта буганын, аннары пычак белән күкрәгенә кадап үтергәнен әйткән.

Урында тикшерүчеләр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100