news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казанда яшәүче ир-ат этен вәхшиләрчә кыйнап, аякларын сындырып бетергән

Битараф булмаган кешеләр эт хуҗасын җаваплылыкка тартуны таләп итә.

news_top
Казанда яшәүче ир-ат этен вәхшиләрчә кыйнап, аякларын сындырып бетергән

Казанда яшәүче бер ир-ат даими рәвештә этен кыйнап тора. Бу хәлгә битараф булмаган кешеләр игътибар итә. «Татарстан 24» каналы шул хакта хәбәр итте.

Соңрак хуҗа кеше этнең ике аягын сындыруы ачыклана. Активистлар этне хуҗадан ала, клиникага илтеп бирәләр. Этнең сәламәтлеген яхшырту өчен шактый озак тырышырга туры килә.

Хәзер активистлар эт хуҗасын закон буенча катгый җәзага тартуны таләп итә.

«Без бу этнең хуҗаларына хайваннарга карата вәхши мөнәсәбәт турында җинаять эше кузгату өчен тырышачакбыз. Бу бер генә тапкыр булган хәл түгел инде. Эт бөтенләй имгәтелеп беткән», — дип сөйли алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар